Кукмара районында авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды

Үзара салым буенча сезонлы эшләрне үзвакытында төгәлләп кую көн кадагындагы эш дип бәяләнде.

Бүген Сәрдекбаш авылы җирлегендә районның авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 

Азат Гарифуллин үз чыгышында авыл җирлекләре башлыкларына кышкы чорда юлларны һәм социаль объектлар янындагы мәйданнарны вакытында чистартуны шәхси контрольгә алырга кушты. «Кышкы шартларда халыкның иминлеген тәэмин итү — безнең төп бурыч. Техника төзек, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә булырга тиеш», — дип ассызыклады ул. Шулай ук үзара салым буенча сезонлы эшләрне үзвакытында төгәлләп куюны көн кадагындагы эш дип бәяләде.

Җитәкче шулай ук социаль объектларның, бигрәк тә мәктәп һәм балалар бакчалары янындагы спорт мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарны юнәлтте. Аерым алганда мәйданчыктагы челтәрләрне, андагы спорт инвентарьләрен тиешле таләпләргә туры китереп ремонтлап куярга кирәклеген әйтте. Шулай ук җирлекләрдә өрәңге агачына һәм борщевикка каршы көрәшне аксатмауны турында да сүз барды. 

Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев исә үз чыгышында җирлектә башкарылган эшләр, яңалыклар белән таныштырды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев