Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Төрле чагың булды, Әтәч елы

Яңа елга санаулы көннәр калганда үтеп баручы елга тагын бер борылып карарга булдым әле. Әле генә башланган ел күз ачып йомганчы үтеп тә киткән. Йөземә кәеф төшергеч җыерчыклар, башка тагын берничә "алтын чәч" өстәлсә дә, Әтәч елына үпкәм юк. Киресенчә, дөньяга җитдирәк карарга өйрәндем, тормыш мәгънәсенә ныграк төшендем сыман. Акыл...

Яңа елга санаулы көннәр калганда үтеп баручы елга тагын бер борылып карарга булдым әле. Әле генә башланган ел күз ачып йомганчы үтеп тә киткән.

Йөземә кәеф төшергеч җыерчыклар, башка тагын берничә "алтын чәч" өстәлсә дә, Әтәч елына үпкәм юк. Киресенчә, дөньяга җитдирәк карарга өйрәндем, тормыш мәгънәсенә ныграк төшендем сыман. Акыл дигән нәрсә дә бераз өстәлде бугай. 40 тулмады бит әле, аңарчы акылны керә дип әйтәләр "башлы" кешеләр, аннан соң гына өмет калмый икән, булганы да чыга, ди.

Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый дигәндәй, булды инде төрлесе: күңел төшергеч хәлләр, авыр сүзләр дә, ә иң яхшысы - аларны алыштырып килгән шатлыклы вакыйгалар да. Үпкә-ачулар үткән елда калсын, йөзне каралтып, киләсе елга ияреп чыкмасыннар иде.

Әтәч үзе кызу канлы булгангамы, килеп чыккан мәшәкатьләрне тиз-тиз генә хәл итәргә туры килгән чаклар да булды, ашыккан ашка пешә, дисәләр дә, шөкер, исән-сау. Иң мөһиме - гаиләм, туганнарым янымда.

Кызганыч, кемнәрнедер шушы Әтәч елында калдырдык. Гомер кемгә ничек бирелгән бит, артыгын сорап алып булмый. Якты дөньяда калганнарга, сабыр итеп, алга таба яшәргә генә кала.

Начар булса да, яхшы булса да, бу ел инде кире кайтмас. Ә киләсе Эт елына бары тик яхшы уйлар, матур теләкләр белән генә керсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев