Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сәламәтлегемнән зарланмыйм, ди скандинавиячә йөрүне үз иткән Кукмара бабае

Кукмарада, нинди ел фасылы булуга карамастан, көн саен скандинавиячә йөрүче бер бабайны очратырга туры килә. Ике таякка таянып, ашыкмый гына урамны бер кат әйләнеп кайта ул. Кибеткә барганда да таякларын калдырмый. Ул чагында сатып алган товарын аркасындагы букчасына сала. "Көн саен болай йөрү алҗытмыймы, яшегез дә бара бугай бит инде?"...

Кукмарада, нинди ел фасылы булуга карамастан, көн саен скандинавиячә йөрүче бер бабайны очратырга туры килә. Ике таякка таянып, ашыкмый гына урамны бер кат әйләнеп кайта ул. Кибеткә барганда да таякларын калдырмый. Ул чагында сатып алган товарын аркасындагы букчасына сала. "Көн саен болай йөрү алҗытмыймы, яшегез дә бара бугай бит инде?" - дим берсендә кыенсынып кына. "Кичке якта шулай бер йөреп кайту файдага гына ул. Мин инде тиздән сигезенче дистәне түгәрәклим. Сәламәтлегемнән бер дә зарланганым юк. Сез, яшьләргә дә комачау итмәс иде ул, кызым", - димәсенме бабай. Иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә булсак та, спортка бөтенләй диярлек игътибар бирмибез шул. Эштән арып кайткач, йомшак кәнәфигә ничек утырабыз, кайвакыт шуннан изрәп йоклап та кителә. Юкса, кичке якта бер йөгереп кайтсаң, я салмак кына адымнар белән йорт тирәсен әйләнеп керсәң дә зыян булмас иде дә ул. Эх, ялкаулык дигән "чир"не җиңеп булмый шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев