Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы Гөлназ Закирова: "Ирем, туй күлмәгеңә сыйсаң, машина алып бирәм, диде"

Узган атнада Чаллыда композитор, җырчы Гөлназ Закирова тәүге концертын тәкъдим итте. Иҗатташ дуслары катнашында узган әлеге кичәдә көтелмәгән хәл булган: туй күлмәгеннән чыккан Гөлназга тормыш иптәше сәхнәгә менеп машина ачкычы бүләк иткән! - Ирем белән 4 ел элек өйләнештек. Туй көнендә миңа болай дигән иде: "Әгәр берничә елдан, бала тапканнан...

Узган атнада Чаллыда композитор, җырчы Гөлназ Закирова тәүге концертын тәкъдим итте. Иҗатташ дуслары катнашында узган әлеге кичәдә көтелмәгән хәл булган: туй күлмәгеннән чыккан Гөлназга тормыш иптәше сәхнәгә менеп машина ачкычы бүләк иткән!

- Ирем белән 4 ел элек өйләнештек. Туй көнендә миңа болай дигән иде: "Әгәр берничә елдан, бала тапканнан соң, туй күлмәгеңә сыйсаң, машина алып бирәм!" Концертка әзерләнгәндә, өйдә туй күлмәген киеп караганны күрде, әлбәттә. Әмма бу хакта ул да, мин дә сүз кузгатмадык. Ә инде концертта сәхнәгә машина ачкычы алып чыккач, шаккатым, ышанмадым. Моңа кадәр үземнең гонорар акчаларына алынган машинада йөри идем. Ирем "Kia Picanto" машинасы бүләк итте. Ә концерт үзе күңелле узды, бик күп чәчәкләр бүләк иттеләр. Бу - иҗатыма нәтиҗә ясау булды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Закирова.


Гөлназ Чаллының мәдәният идарәсендә эшли һәм музыка көллиятендә укыта. Ә бүгенге көндә ул 2,4 яшьлек улы Илдар белән декрет ялында. "Мин үземне җырчы дип санамыйм. Тавыш мөмкинлекләрем бар, шуны халыкка күрсәтергә телим. Максатым - җырлау түгел, ә иҗат итү. Күп кенә популяр артистларга җырлар язып бирәм. Әйтик, хәзерге вакытта хитка әверелгән Ришат Төхвәтуллин башкаруындагы "Исеңдәме?" җырының көен мин иҗат иттем. Мин - профессиональ композитор. Әтием (Илгиз Закиров - автор) - үзешчән композитор, аның махсус белеме юк. Шуңа күрә ул миңа укырга кушты, чөнки композитор өчен белемле булу бик мөһим. Башта музыка көллиятен, аннан Казанда консерватория тәмамладым", - диде Гөлназ Закирова.

Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев