Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйдә көтәр улы бар

Казан шәһәренең Отар бистәсендә гомер итүче 25 яшьлек Артем Николаев мә­кер­ле авыру диагнозы бе­лән дүрт ел яши. "Баштарак улыбызда начар авыру дип башыбызга да килмәде. Ә белгәч, бө­тенләй югалып калдык", - ди әтисе Павел. Бүген алар якын кешеләрен коткару турында хыяллана. Артем - белгечлеге буенча пешекче. Әмма Универсиада вакытында башка...

Казан шәһәренең Отар бистәсендә гомер итүче 25 яшьлек Артем Николаев мә­кер­ле авыру диагнозы бе­лән дүрт ел яши. "Баштарак улыбызда начар авыру дип башыбызга да килмәде. Ә белгәч, бө­тенләй югалып калдык", - ди әтисе Павел. Бүген алар якын кешеләрен коткару турында хыяллана.

Артем - белгечлеге буенча пешекче. Әмма Универсиада вакытында башка эшкә күчә. Һө­нәрен үзгәртеп, тирә-якны яшел­лән­де­реп, чәчәкләргә су сибеп торган. "Эш тә күп булды, ял ит­мичә эш­лә­де. Ә бер көнне тән тем­пера­ту­расы күтәрелеп, авырый башлады. Бе­рәр атнадан соң, хәле җи­ңеләеп кит­те-китүен, әмма тагын темпе­ра­турасы күтә­релде. Улыбызны йогышлы авы­рулар хас­таханәсенә алып китте­ләр. Кан анализлары бик начар булган. Табиблар эшнең нидә икәнен сизеп, Артемны 16 нчы хас­таханәнең гематология бү­легенә күчерделәр", - дип сөйли Павел.
Әмма анда күчергәч тә, әти-әнисе дә, хатыны да Артемда лейкоз авыруы икәнен белмиләр. Тик ана йөрәге генә сизенә. Икенче көнне әнисе табиблар янына барып, дөресен әйтергә куша. Якыннары борчылсалар да, Артемның кү­ңелен төшермәскә тырышалар. "Синдә кан авыруы тапканнар, дә­валангач уза ул, дидек. Әмма интернет заманында чирне яшереп буламы соң? Улым үзе дә барысын да аңлаган, - ди әтисе. - Баштарак, ыша­нып бет­мичә, анализны тә­га­енләр өчен Мәскәүгә дә бардык, Санкт-Пе­тер­­бург табиб­ларына да күрен­дек. Алар да Казан белгеч­ләре­ куй­ган диаг­нозны раслады. Улы­мда лейкоз таптылар. Хәзер Артем авыруы кө­чәйгән саен хас­таханәгә керә. Озак вакыт дә­ва­ланып чыга.
Әле­гә ул химия терапиясе ала. Начар күзәнәкләр арту белән аларны юкка чыгаралар. Соңгы анализлары начар түгел. Хәзер улыбыз өчен донор эзлибез. Табиблар әйтүенчә, арка миен күчереп утыртырга ки­рәк. Шунсыз яхшыга өметләнеп бул­мый. Үзебезнең гаиләдән донор таба алмадык. Инде читтән эзлибез".
Артем авыруы турында уйламаска тырыша икән. Шулай җиңелрәк, ди. Тик куркыныч авы­ру турында уйламау мөм­кинме соң?! Әмма үзенең генә түгел, якыннарының да күңеленә өмет салырга кирәк. "Аны бит өйдә әти-әнисе, әбиләре, хатыны, улы көтә. Әнә шуңа да ул үзендә яшәргә көч таба. 3 яшьлек улы телефоннан: "Әти, сагындым, кайт, көтәм!" - ди. Үлем турында уйламыйбыз да. Гаилә­бездә сагышланып, елап та утырмыйбыз. Алдан шулай сөйләшеп куйдык, - ди Павел. - Без бергә­ләп бу чирне җи­ңәр­гә тиеш. Тик матди яктан гына хәлебез бераз мөшкелләнде. Дүрт ел җыйган акчабызга дәва­лан­дык. Инде хәзер мөмкинле­гебез калмады. Донорны бер хәйрия фонды чит илдән эзли.
Табылган очракта, операцияне Россия табиблары ясаячак. Донор өчен 18 мең евро акча кирәк. Шуңа да газета укучылардан яр­дәм сорарга булдык", - ди Павел.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Артемның әнисе Любовь Николаеваның Сбербанк картасы номеры:
4276862019071556
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев