Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдек бабай күчтәнәче

Көннән-көн үсә безнең Рудник авылы. Кавказ авылларын хәтерләтеп, тау битләрендә дә мәһабәт йортлар калкып чыкты. Төзү эшләре һаман дәвам итә, урамнан зур краннар, төзелеш материаллары төягән йөк машиналары үтеп йөри. Ә бит безнең балачагыбызда бу яшеллеккә күмелгән кечкенә генә, тыныч авыл иде. Бетүгә бара дип уйлый идек аны. Кемнеңдер көянтә-чиләк...

Көннән-көн үсә безнең Рудник авылы. Кавказ авылларын хәтерләтеп, тау битләрендә дә мәһабәт йортлар калкып чыкты. Төзү эшләре һаман дәвам итә, урамнан зур краннар, төзелеш материаллары төягән йөк машиналары үтеп йөри. Ә бит безнең балачагыбызда бу яшеллеккә күмелгән кечкенә генә, тыныч авыл иде. Бетүгә бара дип уйлый идек аны. Кемнеңдер көянтә-чиләк белән чишмәгә суга баруын да, зур вакыйга сыман, тәрәзәдән үрелә-үрелә карап калабыз, дигәне истә бер апаның. Урамнан машина үткәнен бер дә хәтерләмим. Ә менә җәй көннәрендә җигүле атта үтеп йөрүче бабай онытылмый. Озын юллар кичеп, Кукмарага почта алу өчен Зур Сәрдектән үк килә, диләр иде аны. Шуңа күрә без аны Сәрдек бабай дип атадык. Басуда яшел борчак өлгергән вакытларда ул безгә сабаклары белән бергә йолкып алынган зур кочак борчак калдырып китә иде. Юлда безне истә тотып килүен әйтәм әле. И-и, шатлана идек шул күчтәнәчкә.

Исемен дә белмим, йөз-кыяфәтен дә хәтерләмим Сәрдек бабайның. Әмма инде ничәмә-ничә дистә еллар үтсә дә, аның турындагы истәлек ара-тирә күңелемдә калкып чыга. Кеше хәтерендә якты эз калдыру өчен кайчак зур батырлыклар эшләү дә, мактаулы исемнәр яулау да кирәкми шул.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев