Хикмәт нурлары
(Мәшһүр ислам галиме Әл-Газалиның хикмәтле фикерләре) * Өч нәрсәне башка өч нәрсә ярдәмендә табып була: котылуны сабырлык белән, дәрәҗәне юмартлык белән һәм җиңүне гаделлек белән. * Өч нәрсәне югалтмас өчен башка өч нәрсәне сакла: намазны югалтмас өчен тәһарәтне, йөрәгеңне югалтмас өчен күзләреңне, башыңны югалтмас өчен телеңне сакла. * Өч нәрсә...
(Мәшһүр ислам галиме Әл-Газалиның
хикмәтле фикерләре)
* Өч нәрсәне башка өч нәрсә ярдәмендә табып була: котылуны сабырлык белән, дәрәҗәне юмартлык белән һәм җиңүне гаделлек белән.
* Өч нәрсәне югалтмас өчен башка өч нәрсәне сакла: намазны югалтмас өчен тәһарәтне, йөрәгеңне югалтмас өчен күзләреңне, башыңны югалтмас өчен телеңне сакла.
* Өч нәрсә томаналык, наданлык билгесе булып санала: күбрәк белгән кеше белән бәхәсләшү, гамәлдә тикшерелмәгән кешегә ышаныч белдерү, ир кешегә "мин хатын-кызның хәйләсеннән тулысынча имин" дип уйлау.
* Дүрт нәрсә ир кешенең сыртын сындырыр: дошманнар күплеге, әҗәтләрнең күп булуы, хатын-кызлар белән бик күп аралашу һәм начар хатын.
* Яхшы холыклы кешенең кәефе төшендә дә, өнендә яхшы була, чөнки аның сүзендә һәм гамәлендә булган нәрсә, гадәттә, аның фикерендә һәм төшендә була.
* Бозык күңелле, гөнаһлы кешеләр белән аралашудан читләшкән кешегә чиста күңелле, яхшы һәм намуслы кешеләр белән аралашуга юл ачылып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев