Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геройларым белән көләм, елыйм, җаным актарыла, ди актив хәбәрчебез Фәридә Хисамова

Миңа кайвакыт сорау бирәләр: "Язасы килү теләге кайчан башланды?" - дип. Моңа төгәл генә беркем дә җавап бирә алмыйдыр. Һәрхәлдә бер нәрсәне ачык беләм, язасы килү теләге күңелеңдәге серләреңне кемгәдер әйтеп бирәсе, кайгы-шатлыкларыңны кем беләндер уртаклашасы килүдән башлана. Тетрәндергеч кайгыдан да, бәхетсез мәхәббәт сагышыннан да кулына каләм алучылар байтактыр. Менә...

Миңа кайвакыт сорау бирәләр: "Язасы килү теләге кайчан башланды?" - дип.

Моңа төгәл генә беркем дә җавап бирә алмыйдыр. Һәрхәлдә бер нәрсәне ачык беләм, язасы килү теләге күңелеңдәге серләреңне кемгәдер әйтеп бирәсе, кайгы-шатлыкларыңны кем беләндер уртаклашасы килүдән башлана. Тетрәндергеч кайгыдан да, бәхетсез мәхәббәт сагышыннан да кулына каләм алучылар байтактыр. Менә шуларның берсе мин дисәм дә ялгыш булмас. Һәрбер әсәр язган кеше күпмедер дәрәҗәдә үзе турында яза диләр. Бу, чыннан да, шулай. Әмма хикәя язу минем өчен ансат эш түгел. Бер атна буе геройларым белән сөйләшәм, көләм, елыйм, җаннарым актарыла. Ләкин кәгазьгә төшерә башлагач, никтер сүзләр коры, ятышсыз була сыман, мин әйтәсе килгәннең чиреген дә әйтеп бирә алмыйлар. Мөнәвәрә Шәфигуллинаның хикәясен укыйм да, аның табигать күренешләрен тасвирлавына, бер-бер артлы тезелеп киткән чагыштыруларына сокланам. Аның хикәяләрен укыгач, әллә ниләрне күз алдыма китерәм, ә үзем язганнан бернәрсә дә күз алдыма килми кебек. Андый вакытларда үз-үзем белән көрәшәм, язмыйм, туктыйм, дим. Кая ул! Торсаң, бер көн торасың язмыйча. Черәшә-черәшә хикәя язудан да рәхәт шөгыль юк, җәмәгать.

"Хезмәт даны" газетасына мин бик рәхмәтле. Мине язарга өйрәтүче дә, иҗади дуслар табарга ярдәм итүче дә , хикәям чыккан саен мактау сүзләре әйтеп шалтыратучылар белән беррәттән "башкалары әллә кем түгел иде, монысы шәп чыккан" дип тәнкыйтьләүче газета укучылар белән аралаштыручы да, каләменнән энҗеләр тамучы, кыска гына язмасына күп мәгънә салып язучы өлкән яшьтәге автор Марат абый Хисмәтов белән таныштыручы да шушы гәҗит булды. Түземлелегегез, һәрнәрсәне сабыр гына төшендерергә тырышканыгыз, килгән саен ягымлы, мөлаем карашыгыз, шалтыраткан саен тәмле телегез белән үсендереп торганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Тиражыгыз артканнан артсын, яңадан-яңа яшь авторлар барлыкка килеп, алар сезне үз уңышлары белән сөендерсен.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев