Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алай түгел, болай ул

Газетаның 22 июнь санында май аенда газета укучылар белән оештырылган туры элемтә барышында бирелгән сорауларга җаваплар урнаштырылган иде. Анда Тырыш фермасы эшчеләре исеменнән язылган хат та бирелгән. Хатта моңа кадәр фермада тәртип булмавы, күрсәткечләрнең түбән булуы турында әйтелә. Без бу фикер белән килешмибез. Ферма коллективын 30 ел Нәсих Сәфәргалиев җитәкләде....

Газетаның 22 июнь санында май аенда газета укучылар белән оештырылган туры элемтә барышында бирелгән сорауларга җаваплар урнаштырылган иде. Анда Тырыш фермасы эшчеләре исеменнән язылган хат та бирелгән. Хатта моңа кадәр фермада тәртип булмавы, күрсәткечләрнең түбән булуы турында әйтелә.

Без бу фикер белән килешмибез. Ферма коллективын 30 ел Нәсих Сәфәргалиев җитәкләде. Башта сарыкчылык фермасында эшләде, ул елларда 100 сарыктан 125 бәкәй алуга ирештеләр. Бу күрсәткеч тә - Нәсих Шәрәп улының тырышлыгы. Аннан соң сыер фермасы булдырылды. Сөт җитештерү буенча да уңай нәтиҗәгә ирештеләр, бозау алу буенча да планны үтәп бардылар. Нәсих Сәфәргалиев бөтен яктан да үрнәк кеше: яхшы гаилә башлыгы, оештыручан, тәртип яратучы белгеч, җитәкче.

Әгәр фермада тәртип булмаса, Нәсих эшләгән чорда елына ике-өч тапкыр семинар уздырырлар идеме? Ике тапкыр Президент Рөстәм Миңнеханов үзе килде бит. Нәсих эшләгән чорда ферма тирәсендә бер чүп әсәре үсмәде, кулына чалгы тотып, үзе чаба-чистарта иде.

Нәсихның эштән китүенә бер ел да алты ай узды. Эштән китүенең сәбәбе "Исток-Агро" җитәкчелеге белән килешмәүдән булды. Тырыш фермасын таратасы килмәде, сыерларны саттырмас өчен җитәкчеләр белән сүзгә килде. Чөнки ул гаделлек ярата иде, шуңа да үзе теләп, 30 ел башкарган эшен ташларга мәҗбүр булды.

Тырыш авылы халкы.

Редакциядән: 22 июнь санында бирелгән хат Тырыш фермасы эшчеләре исеменнән булса, бу хатның да төгәл авторы юк. Тырыш авылы халкы дип куегыз, диделәр телефон аша сөйләшкәндә. Бер авылдан ике төрле фикер әйтелгән булып чыга. Шуңа да аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен хат авторлары үз исем-фамилияләрен язсыннар иде. Әгәр хат дөреслекне чагылдыра икән, нигә имзаңны яшерергә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев