Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Манзарас авылында гомер итүче Төхфәтуллин Хөрмәтулла Төхфәтулла улының 85 яшьлек олы юбилее!

05 июня 2019, 13:01

648

0

0


Манзарас авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем Төхфәтуллин Хөрмәтулла Төхфәтулла улының 5 июньдә 85 яшьлек олы юбилее. Котлыйбыз!

Хөрмәтулла! Мин сиңа карыйм да, елларны саныйм да, гомернең узганын аңлыймын. Тик яшьлек узмаган, узмаган ул заман дип, мин үземне алдыймын.

Гомерем юлында очрадың юлымда,
Тормышым агышын нурладың.
Күзләрең нур сирпеп, яшәргә көч биреп,
Яратып сыйпады кулларың.
Бир кулыңны, үтик әле тагын бер кат,
Искә алыйк ул елларны шунда туктап.
Мәңге тынмас, онытылмас безнең гомер,
Якты булып калыр бергә 61 ел үткән еллар.
Еллар уза, диеп һич кайгырма
Мин яныңда чагында,
Бүләк итәм җылы карашымны,
Мин бәхетле син янымда чагында.
Атлыйк әле һаман икәү бергә,
Бергә булыйк исән чагында.
Каршы алыйк бергә, каршы алыйк
Гомеребезнең соңгы таңында.
Шатлык, сәламәтлек, тигезлек
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Туар таңнар тыныч, саулыгың нык,
Гомерең бәхетле булсын.
Кайгы-хәсрәт күрми, авырмый,
Тигез, озын гомер итүеңне телибез.

Балаларыбызның, онык-оныкчыкларыбызның шатлыкларына сөенеп, ихтирамнарына төренеп, яратуларын тоеп, кирәкле газизебез булып яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән балаларың, туганнарың исеменнән тормыш иптәшең Флюра.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев