Кызыл Тау авылында гомер итүче Егоров Петр Терентьевичның 60 яшьлек юбилее!
Кызыл Тау авылында гомер итүче кадерле әтиебез Егоров Петр Терентьевичның 2 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып, аталарча кайгыртканың, гадилеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Гомерең буе сабырлык, изгелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезгә куанып, терәк, ышаныч булып, сәламәтлек белән, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын.
Сине яратып әниебез, улың, кызларың, киленең, киявең, оныкларың.
Нет комментариев