Кукмарада яшәүче Рәхимуллина Фидания Мәсләви кызының 65 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Рәхимуллина Фидания Мәсләви кызының 9 октябрьдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, сөекле әбиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә сабыр холыклы, мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Әти белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә, муллыкта, без, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.
Иң изге теләкләр белән әти, кызың, улың, киленең, киявең, оныкларың.
Нет комментариев