Галимҗанов Рамил Васыйл улының гомер бәйрәме!
Сазтамак авылында гомер итүче әтиебез Галимҗанов Рамил Васыйл улының 24 июнь көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее булып узды.
Әти, сине чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай сине сәламәтлектән, якыннарың игелегеннән аермасын. Һәрвакыт янәшәңдә шатлыгыңны бүлешергә якын дусларың булсын. Гомер юлларыңны тормыш иптәшең Нәзирәгә ышанычлы ир, балаларыңа терәк булып үт. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәреңне мул тормышта, гаилә учагын саклап, утын сүндермичә яшәргә насыйп итсен. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын.
Шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, сәламәтлек теләп, юбилеең белән тормыш иптәшең Нәзирә, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың котлый.
Нет комментариев