Кадерле әтиебез! Сине ихлас йөрәктән шушы матур бәйрәмең белән тәбриклибез. Киләчәктә дә әни белән тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, безгә нык терәк булып, озын гомер итүеңне телибез.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Кадрия, кызларың, кияүләрең, оныкларың һәм кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев