Каенсар авылында яшәүче Мифтахов Әрхәметдиннең 80 яшьлек олы юбилее
Әтиебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа тән сихәтлеге, хәерле, бәрәкәтле гомер, әни белән бергә төп йортыбызның җылысын саклап, барыбызны бергә туплаһ, алдагы көннәрдә дә озак, тигез гомер итүегезне телибез.
Әти, яшә әле тагын озак еллар,
Авырмыйча, таза, сәламәт.
Синең әйткән сүзең, киңәшләрең
Мәгънәле ул, әти, бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән әниебез Нурҗиһан, улларың Илфат, Илдар, кызың Рузилә, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев