Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән туган көнең белән котлыйбыз. Син, әни, безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Әниебез күпләргә өлге булырлык, намуслы хезмәт юлы үтеп, югары дәрәҗәләргә иреште. Әниебез, без синең белән горурланабыз, синнән үрнәк алып яшибез.
Кадерлебез, гомер юлларың озын булсын, бәхет-шатлыкка төренеп, әтиебез белән тигезлектә, безгә терәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев