Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Асылбикә Галаевага 10 апрельдә 80 яшь тула

09 апреля 2017, 22:45

503

0

0

Асылбикә Галаевага 10 апрельдә 80 яшь тула

Күкшел авылында яшәүче кадерле әниебез Асылбикә Галаевага 10 апрельдә 80 яшь тула.
Әниебез!
Уңган кыз дигәннәр сине
Пенәгәр, Күкшел якларында.
Таң белән ферма юлларын
Таптаган чакларыңда.
Шулай ук әтиебез Камил белән бергә тормыш корып яшәүләренә 55 ел. Ә әтиебезгә 12 августта 80 яшь тула.
Әти-әни! Сезне шушы олы бәйрәмнәрегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Гомер буе язсын иде сезгә
Әти-әни биеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән,
Бергә-бергә озак яшәргә.
5 кызыгыз, оныкларыгыз бүген
Әйтә, әти-әнием, зур рәхмәт!
Гомер буе безнең белән бергә
Яшәсәгез иде шат, рәхәт.
Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет-шатлык кына юлдаш булсын,
Әти-әниебез, сезгә гомергә.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде,
Әти-әни, туган йортыбыз.
Иң изге теләкләр белән 5 кызыгыз, кияүләрегез, онык-оныкчыклар, кода-кодагыйлар исеменнән кызыгыз Тәнзилә гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP