Балыклы авылында яшәүче кадерлебез Мостафин Заһит Кашаф улының 26 февральдә 60 яшьлек юбилее!
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән күркәм гомер бәйрәмең, туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, әни белән бергә тигез гомер кичерүеңне телибез.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп китмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, туганнарың, кода-кодагыйларың, оныкларың, балаларың исеменнән кызың Зөлфирә.
Нет комментариев