Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Өркеш авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде

    445
    0
    0

    "Үткән ел “Өркеш” авыл җирлегендә федераль программа нигезендә һәм үзара салым акчаларына зур эшләр башкарылды. Федераль программада буенча 2 чакрым 200 метр юлга асфальт түшәлде, үзара салым акчасына Югары Арбаш, Өркеш, Түбән Арбаш, Октябрино авылларының да өлешчә юлларына вак таш җәелде. Югары һәм Түбән Арбашта су башнялары буялды. Түбән Арбашка янгын сүндерү гидранты урнаштырылды. Алдагы елда да халыктан җыелган акчаларның төп өлешен юлларны төзекләндерү өчен тотарга планлаштырабыз", - диде җирлек башлыгы Альбина Әгъләмова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: