Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Вахит клубына сөенеп барабыз

Җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтим әле: Вахит авылында шундый матур клуб салдылар, зәвык белән бизәделәр - шәһәргә барган шикелле куанып барабыз клубка. Көне буе ачык ул, күптөрле түгәрәкләр гөр килеп эшлиләр. Бию буенча гына да биш төркем шөгыльләнә, ул киемнәре - Казан артистлары мыни! Ә җырчылар, нәфис сүз осталары, скрипкада уйнаулары -...

Җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтим әле: Вахит авылында шундый матур клуб салдылар, зәвык белән бизәделәр - шәһәргә барган шикелле куанып барабыз клубка. Көне буе ачык ул, күптөрле түгәрәкләр гөр килеп эшлиләр. Бию буенча гына да биш төркем шөгыльләнә, ул киемнәре - Казан артистлары мыни! Ә җырчылар, нәфис сүз осталары, скрипкада уйнаулары - билләһи Казан шәһәр артистларын бер якка куеп торырлык. Сәхнә костюмнарын клуб хезмәткәрләре үзләре дә юнәтә, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчеләре дә бик нык булышалар.

Ничек өлгерәләрдер - клубта әледән-әле берсеннән-берсе кызыклы концерт-тамашалар булып кына тора. Әле мент "Сөмбелә" бәйрәмен сандугач кебек җырчыларыбыз, карлыгач кебек биючеләребез бизәп күңелләрне хушландырдылар. Хәйран калып тамаша кылдык - булдыралар безнең авыллар!

Мәйсәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Вахит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk