Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Уен мәйданчыкларына килгән кайбер мәктәп яшендәге үсмерләрнең тәртипсезлегенә шаккатам

"Хезмәт даны" газетасын яратып, бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Лилия Нургалиеваның үткән санда басылган "Балалар сөенсә, олыларга да күңелле" язмасын укып куандым. Бистәбездә яшәүче күпме балаларга уйнарга урын булачак икән. Әлбәттә, булган әйберне саклый да беләргә кирәк. Мин Степан Разин урамында яшим. Бала белән үзебезнең яндагы мәйданчыкка чыккан саен...

"Хезмәт даны" газетасын яратып, бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Лилия Нургалиеваның үткән санда басылган "Балалар сөенсә, олыларга да күңелле" язмасын укып куандым. Бистәбездә яшәүче күпме балаларга уйнарга урын булачак икән. Әлбәттә, булган әйберне саклый да беләргә кирәк. Мин Степан Разин урамында яшим. Бала белән үзебезнең яндагы мәйданчыкка чыккан саен мәктәп яшендәге үсмерләрнең тәртипсезлеген күрәм: атынгычларда каты итеп атыналар, өйнең түбәсеннән йөриләр, чыдасын гына инде, мәйданчыкны бизәп ясалган тәгәрмәч шиннарын ниләр генә кыландырмыйлар. Шунда ук караучысыз кечкенә балалар да йөри. Атынгыч астында калмасыннар тагы дип йөрәкләр "жу" итеп тора. Нинди күңел белән әти-әниләр сабыйларын үзләрен генә урамга чыгарып җибәрәләрдер. Аннары балалар ник шулай тәртипсез икән, дип зарланабыз. Урам тәрбиясе әти-әнинекеннән берничек тә яхшырак була алмыйдыр.

Даими укучыгыз

фото: http://www.proshkolu.ru/org/111-793/file/1481990/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk