Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сарыкны атып алдык

Бу хәл минем белән 1976 елларда булган иде. Ноябрь ае, көндез матур гына итеп җир өстен кар каплады. "Газик" машинасының кузовына салып, "Рассвет" хуҗалыгыннан бер сарык алып кайтышым. Капка төбенә кайтып туктагач, машина бортын ачып, сарыкны төшерергә азапланганда ул каты итеп тартылып китте дә, бәйләгән бавын өзеп, урамга чыгып чапты....

Бу хәл минем белән 1976 елларда булган иде. Ноябрь ае, көндез матур гына итеп җир өстен кар каплады. "Газик" машинасының кузовына салып, "Рассвет" хуҗалыгыннан бер сарык алып кайтышым. Капка төбенә кайтып туктагач, машина бортын ачып, сарыкны төшерергә азапланганда ул каты итеп тартылып китте дә, бәйләгән бавын өзеп, урамга чыгып чапты.

Кичке караңгы төшеп килгән чак иде бу. Сарыгым иң элек тимер юл вокзалына таба йөгерде, мин - аның артыннан. Тимер юлны аркылы чыгып, Манзарас тавын төште дә басуга китте. Инде караңгы да төште, якты булып ай калыкты. Үзе ерак китеп югалмый, бер-беребезне күреп йөрибез. Ара 4-5 метр калуга тагын йөгереп китә. Туеш басуларын да үттек, итек фабрикасы артындагы Комар посадкаларында да булдык, Зур Кукмара авылы посадкаларын да уза башладык. Үзенә ничек кенә якынлашып карамадым: чүгәләп тә, шуышып та бардым. Тоттырмый гына бит. Ә минем сарыгымны югалтасым килми. Йөри торгач, тимер юл полотносыннан бара башлады. Поезд килә иде, аннан өркеп, тагын посадкага кереп югалды. Ай да болытлар арасына кереп китте, кыскасы, берни күренми, мин сарыкны югалттым.

Өметемне өзеп, Зур Кукмараның зират кырыеннан авыл башына төштем. Утлары янып торганлыктан, белгән кешенең капкасын шакыдым. Хуҗа кеше мине күреп, бик гаҗәпләнде дә: "Иртәнге сәгать дүрттә нишләп йөрисең?", - дип сорады. Бөтенесен сөйләп, аңлатып бирдем, бер рәхәтләнеп көлде. Төне буе йөреп, тамагым ачкан, арыган идем. Чәй эчеп, бераз ял итеп алдым.

Таң аткач, ау мылтыгын алып, икәүләп сарыкны эзләргә чыгып киттек. Табуын тиз таптык, ерак китмәгән иде үзе. Иптәшем, озак уйлап тормыйча, сарыкка атып җибәрде, ул егылды, ядрә башына гына тигән иде. Йөгереп барып, тиз генә сарыкны кыйблага таба караттым да, чалып җибәрдем. Шулай итеп үзебезгә язган мал булып чыкты ул.

Мурат, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев