Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Посадкаларда, урманнарда үсеп утырган агачның кадере юк

Мунчада чабыну өчен каен, имән, юкә себеркеләрен җыйганда, ботакларын гына сындырып маташмыйлар, агачны төптән кисеп ташлыйлар. Егылган агач шунда чери. Өйләргә газ ягулыгы килгәч, урманнан коры-сары алып кайтучы юк. Кемгәдер, бәлки, мунчасына ягу өчен кирәктер дә, әмма алып кайтырга җөрьәт итми: күреп калсалар, агачны законсыз урлый, дип гаеп тагып куюлары...

Мунчада чабыну өчен каен, имән, юкә себеркеләрен җыйганда, ботакларын гына сындырып маташмыйлар, агачны төптән кисеп ташлыйлар. Егылган агач шунда чери. Өйләргә газ ягулыгы килгәч, урманнан коры-сары алып кайтучы юк. Кемгәдер, бәлки, мунчасына ягу өчен кирәктер дә, әмма алып кайтырга җөрьәт итми: күреп калсалар, агачны законсыз урлый, дип гаеп тагып куюлары бар. Ә бит ул агачларны җыеп, арзан бәядән генә халыкка сатуны оештырырга булыр иде. Бәлки, махсус рөхсәт белән кемдер посадкаларны, агачлыкларны чистартуга үзе алыныр. Сугыш вакытларында кешеләрне урманнан бер ботак та алдырмыйча интектергәннәр, хәзер исә агачларның әрәм-шәрәм булуына йөрәгем әрни.

Галимә апагыз ВАСЫЙЛОВА, Кукмара

фото: http://walls.com.ua/download/3318/1152x864/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk