Посадкаларда, урманнарда үсеп утырган агачның кадере юк
Мунчада чабыну өчен каен, имән, юкә себеркеләрен җыйганда, ботакларын гына сындырып маташмыйлар, агачны төптән кисеп ташлыйлар. Егылган агач шунда чери. Өйләргә газ ягулыгы килгәч, урманнан коры-сары алып кайтучы юк. Кемгәдер, бәлки, мунчасына ягу өчен кирәктер дә, әмма алып кайтырга җөрьәт итми: күреп калсалар, агачны законсыз урлый, дип гаеп тагып куюлары...