Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Помидор тозлау рецепты

Помидор тозлый белмәгән кеше юктыр инде. Шулай да, үзем тозлый торган ысулны газета укучыларга да тәкъдим итәсем килә. 3 литрлы стерильләштерелгән банка төбенә күп итеп, урта бармак биеклегендә кишер яфрагы тутырабыз (әлеге ысулның үзенчәлеге дә шунда) һәм кискәләп, я булмаса тишкәләп, помидорларны салабыз. Рассол ясыйбыз: Кайнап торган суга 2 чәй...

Помидор тозлый белмәгән кеше юктыр инде. Шулай да, үзем тозлый торган ысулны газета укучыларга да тәкъдим итәсем килә.

3 литрлы стерильләштерелгән банка төбенә күп итеп, урта бармак биеклегендә кишер яфрагы тутырабыз (әлеге ысулның үзенчәлеге дә шунда) һәм кискәләп, я булмаса тишкәләп, помидорларны салабыз.

Рассол ясыйбыз:

Кайнап торган суга 2 чәй калагы тоз, 7 аш кашыгы песок, 3 аш кашыгы уксус салып, банкадагы помидорлар өстенә коябыз, аннары төреп куябыз.

Мондый ысул белән тозланган помидорның суын компот урынына эчәргә була.

Банкага күпме су саласын мондый юл белән беләм: помидорларны тутыргач, банкага салкын су салып, кире агызам. Шушы кире агызган су күпме булса, димәк, банкага шуның кадәр су кирәк дигән сүз. Тәмле булсын.

Рафилә ФӘТТАХОВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев