Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Мондый фаҗигаләр кабатланмасын

-Без - "Урал" хуҗалыгы зоотехнигы Илдус Хәкимуллин белән икебез Мисырга (Египет) терлекчелек буенча үткәрелгән Халыкара фәнни конференциягә барган идек. 31 октябрьдә Шарм-әл-Шәех аэропортыннан А321 аэробусы белән кайтырга чыктык. Моннан ике сәгать элек кенә шундый типтагы очкычның һәлакәткә очраганын белмәдек, бу хакта безгә әйтүче булмады, шуңа күрә салонга тыныч күңел белән...

-Без - "Урал" хуҗалыгы зоотехнигы Илдус Хәкимуллин белән икебез Мисырга (Египет) терлекчелек буенча үткәрелгән Халыкара фәнни конференциягә барган идек. 31 октябрьдә Шарм-әл-Шәех аэропортыннан А321 аэробусы белән кайтырга чыктык. Моннан ике сәгать элек кенә шундый типтагы очкычның һәлакәткә очраганын белмәдек, бу хакта безгә әйтүче булмады, шуңа күрә салонга тыныч күңел белән кереп урнаштык. Очыш әйбәт үтте. Ә менә аэропортта тикшерүнең көчле булмавы истә калды. Очканда кесә телефоннарыбыз сүндерелгән иде, җиргә төшеп, янә кабызып җибәрүгә "Сез исәнме?" дигән шалтыратулар килә башлады. Без моны башта шаярту дип кабул иттек. Һәлакәт хакында ишеткәч, шок хәлендә калдык, ни әйтергә белми тордык. Әлбәттә, гаиләләребез безнең өчен нык борчылганнар, ике сәгать буе билгесезлектә булганнар бит.

Минем Мисырга өченче тапкыр баруым булды. 2013 елның ноябрендә Казан аэропортында очкыч егылып төшкәннән соң, күп тә үтмичә, декабрьдә очарга туры килде. Нихәл итәсең, билетлар алынган иде. Ә инде Мисырдан кайтып җитеп, Казан аэропортына төшеп утырганда, очкыч янтаеп китте, һәм янәдән һавага күтәрелеп, икенче әйләнеш ясаганнан соң гына утыра алды. Андый хәлләр булгалап тора инде, аңа карап, һава транспортында очудан баш тартып булмый. А321 аэробусы белән булган фаҗига, 224 гомернең вакытсыз һәм коточкыч рәвештә өзелүе тетрәндерде. Бигрәк тә балалар кызганыч. Мондый һәлакәтләр кабатланмасын иде.

Илшат МӨХӘРЛӘМОВ, Янил авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев