Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Моңнар кайтты авылга

Вахит авылының якты, иркен мәдәният йотында "Моңнар кайтсын авылга" дигән фестиваль узды. Бәйрәм "Наза" фольклор ансамбленә йөрүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар һәм яшьләр тарафыннан оештырылган "Бәби туе" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Шулай ук өлкәннәребез, баянга кушылып, бәрмә уен коралларында уйнап, үзләре язган шаян такмакларны да бик оста итеп...

Вахит авылының якты, иркен мәдәният йотында "Моңнар кайтсын авылга" дигән фестиваль узды. Бәйрәм "Наза" фольклор ансамбленә йөрүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар һәм яшьләр тарафыннан оештырылган "Бәби туе" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Шулай ук өлкәннәребез, баянга кушылып, бәрмә уен коралларында уйнап, үзләре язган шаян такмакларны да бик оста итеп башкардылар. Җырчыларыбыз Алсу Нуриева, Нияз Кәримуллин, Рәмзил Галиуллин, Рәйхан Газизуллин, Шамил Шәфигуллин, Алия Данилова, Гөлия Миннемуллиналар үзләренең моңлы җырлары белән халыкны таң калдырды. Скрипкачы кызыбыз Динара Гыйльфановага да алкышлар мулдан булды. "Җәүһәр", "Нур", "Очкын" бию түгәрәкләренә йөрүче егет-кызларыбызның дәртле биюләрен халык сокланып, тын да алмый карап утырды. Драма түгәрәгенә йөрүчеләр дә Фәнис Яруллинның "Ата тавык" дигән комедиясен шулкадәр оста итеп башкардылар ки, башкала артислары бер якта торсын! Ике сәгатьтән артык барган концерттан һәркем үзенә рухи азык туплап таралышты.

Фетивальне оештыручыларга, анда катнашкан һәркемгә рәхмәтебез чиксез. Районнан килгән кунаклар да мәдәният хезмәткәрләренең эшен югары бәяләделәр. Әлеге концертны Кукмараның Мәдәният йотында да күрсәтергә рөхсәт бирелде.

Рәзилә ГАБИДУЛЛИНА, Вахит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X