Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Минзәлә театрында эшләүче якташларыбыз белән горурландык

Узган атнада Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры район Мәдәният йортында үзенең спектакльләрен тәкъдим ите. Көндезге сеансларда яшь тамашачылар рус халык әкияте буенча сәхнәләштергән "Морозко", "Чуртан кушуы буенча" спектакльләрен караган булсалар, кичен исә өлкәннәргә "Шомбай" спектакле күрсәтелде. Театр карарга шулкадәр сусаганбыз икән, ике сәгать вакытның узганын сизмәдек тә....

Узган атнада Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры район Мәдәният йортында үзенең спектакльләрен тәкъдим ите. Көндезге сеансларда яшь тамашачылар рус халык әкияте буенча сәхнәләштергән "Морозко", "Чуртан кушуы буенча" спектакльләрен караган булсалар, кичен исә өлкәннәргә "Шомбай" спектакле күрсәтелде. Театр карарга шулкадәр сусаганбыз икән, ике сәгать вакытның узганын сизмәдек тә. Спектакльдә кукмаралыларның да уйнавы йөрәккә аеруча сарый май булып ятты. Рөстәм Муллин, Ленар Миннемуллин, Рөстәм һәм Раушан Зиннуровлар, Язгөл Гыйльметдинова һәм башка якташларыбызны сәхнәдә күрү барыбыз өчен дә зур сөенеч булды! Шомбай ролен башкарган егетнең дә осталыгын сөйләп бетерерлек түгел. Тормыш мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял иттек, рухи азык тупладык. Спектакльне сәхнәгә куйган Дамир Сәмерханов та Кукмара егете бит. Биредә аның да хезмәте зур. Алга таба да безне матур эчтәлекле спектакльләре белән сөендерсеннәр иде.

Мәрьям ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk