Кичке сәгать биш тулуга, Манзарас урамнарында ялт итеп, электр утлары кабына. Янып чыккан лампочкаларны да вакытында алыштырып торалар, бу эшне оештырган җирлек башлыгына зур рәхмәт. Әмма бер күренеш эчне пошыра: кайберәүләр баганадагы электр яктырткычларын үзләренең ишегалларына каратып борып куйганнар. Болар - бәндәдән оялмаучы, Аллаһы Тәгаләдән курыкмаучылар, ни эшләсәм - шул...
Кичке сәгать биш тулуга, Манзарас урамнарында ялт итеп, электр утлары кабына. Янып чыккан лампочкаларны да вакытында алыштырып торалар, бу эшне оештырган җирлек башлыгына зур рәхмәт. Әмма бер күренеш эчне пошыра: кайберәүләр баганадагы электр яктырткычларын үзләренең ишегалларына каратып борып куйганнар. Болар - бәндәдән оялмаучы, Аллаһы Тәгаләдән курыкмаучылар, ни эшләсәм - шул килешә, дип яшәүчеләр. Аларның ишегаллары җирлек бюджеты хисабына, ягъни без - салым түләүчеләр акчасына яктыртыла дигән сүз. Бу нинди бәйләнчек кеше икән димәгез, халыкның ризасызлыгы әнә шундый гаделсезлекләрдән башлана да инде.
Манзарас карты
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев