Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмараның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре инвалид балага бәйрәм бүләк иттеләр

Социаль яклау бүлеге ярдәмендә кызым Диләрә әтисе белән су спорты буенча уналтынчы дөнья чемпионатының ябылу тантанасын карарга барды. Төрле районнардан коляскалы ун инвалид бала чакырылган булган. Кукмарадан Диләрә үзе генә иде. Аларны Казанда каршы алып, махсус автобусларда әлеге тантаналы чарага алып барганнар, урнаштырып, тамаша кылу өчен бөтен шартларны тудырганнар. Казаннан...

Социаль яклау бүлеге ярдәмендә кызым Диләрә әтисе белән су спорты буенча уналтынчы дөнья чемпионатының ябылу тантанасын карарга барды. Төрле районнардан коляскалы ун инвалид бала чакырылган булган. Кукмарадан Диләрә үзе генә иде. Аларны Казанда каршы алып, махсус автобусларда әлеге тантаналы чарага алып барганнар, урнаштырып, тамаша кылу өчен бөтен шартларны тудырганнар. Казаннан кайтканда Диләрәнең хис-кичерешләрен аңлатып бирерлек түгел, сөенеч-шатлыгы чиктән ашкан иде. "Бу минем иң бәхетле көнем булды. Президентны, танылган спортчыларны үз күзем белән күрә алдым. Концерт-тамаша искиткеч иде", - дип, дулкынланып сөйләде. Социаль яклау бүлеге шундый мөмкинлекләр тудырып күпме якты, матур кичерешләр бүләк итте балама. Ә баланың шатланганын күрүдән дә зуррак бәхет юктыр ул.

Мөнирә КАШАПОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk