Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмараның бер кибетеннән кыяр алганда алдый яздылар

Барлык кибетләрдә булмаса да, поселоктагы кайбер сату нокталарында алданганыңны сизми дә каласың. Мин дә шулай беркөнне зур сәүдә йортыннан кыяр сатып алдым. Кыяр 1 килограмм 100 грамм булып, бәясе 110 сумга төште. Күңелемә шик керде, ничек шундый аз күләмле әйбер шулай кыйммәт булды соң әле дим?! Кыярны үлчәп карарга дип,...

Барлык кибетләрдә булмаса да, поселоктагы кайбер сату нокталарында алданганыңны сизми дә каласың. Мин дә шулай беркөнне зур сәүдә йортыннан кыяр сатып алдым. Кыяр 1 килограмм 100 грамм булып, бәясе 110 сумга төште. Күңелемә шик керде, ничек шундый аз күләмле әйбер шулай кыйммәт булды соң әле дим?! Кыярны үлчәп карарга дип, контроль үлчәү сорагач, аны эшләми, диделәр. Шуннан соң складка алып кереп үлчәделәр, кыяр 580 грамм булды. Артык түләгән акчамны кире кайтарып бирделәр. Мин кассадагы үлчәүгә күренер-күренмәс кенә куелган пакет белән тимер акчаларны күреп: "Нишлисез сез?" - дидем сатучы кызга, ул исе китми генә төргәкне бераз этеп куйды да, эшен дәвам итте. Димәк, үлчәүдәге әлеге акча 520 грамм булган дигән сүз. Тагын күпме кеше артык граммнар өчен акча түләп кайтып киткәндер әлеге кибеттән. Сату нокталарында игътибарлырак булыйк, үзебезне алдарга юл куймыйк!

Илдус А., Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев