Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмарадагы “Зилант” спорт мәктәбенең кайбер хезмәткәрләре бигрәк дорфа

Мин баламны "Зилант" спорткомплексына йөзү буенча секцииягә йөртәм. Ул бер сәгать дәвам итә. Спорткомплекс хезмәткәрләре балаларны шунда гына көтеп торырга рөхсәт итмәгәч, без кибетләрдә йөреп, урам әйләнеп керәбез. Бу юлы да шулай иттек, балалар чыгарга 5-10 минут вакыт калгач кына әйләнеп кердек. Бала табар вакыты җитеп килүче танышым, бераз хәл...

Мин баламны "Зилант" спорткомплексына йөзү буенча секцииягә йөртәм. Ул бер сәгать дәвам итә. Спорткомплекс хезмәткәрләре балаларны шунда гына көтеп торырга рөхсәт итмәгәч, без кибетләрдә йөреп, урам әйләнеп керәбез. Бу юлы да шулай иттек, балалар чыгарга 5-10 минут вакыт калгач кына әйләнеп кердек. Бала табар вакыты җитеп килүче танышым, бераз хәл алырга дип, эскәмиягә утырды. Шунда утырган өчен бер хезмәткәр нинди генә әшәке сүзләр әйтеп бетермәде. Җәмәгать урынында, бигрәк тә балалар арасында эшләүче хезмәткәрләр кеше белән аралаша белергә тиешләрдер дип уйлыйм. Алар фойеда бишәүләп басып торалар, кирәкме анда ул кадәр эшче? Әти-әниләр арасында да ерактан килүчеләр бар, алар бер сәгать вакыт арасында өйләренә кайтып йөри алмыйлар бит. Бу минем генә түгел, башка әти-әниләрнең дә фикере. Тагын шуңа да игътибар иткәнем булды: балалар аяк киеме салу өчен пакетларын өйләрендә онытып килсәләр, бер сумга сатып алырга тиеш булалар. Акчасы булмаганнары киемнәрен күтәреп, кая куярга белми китеп бара. Спорт мәктәбенә дип килгән баланың хәленә керергә буладыр, минемчә.

Әни кеше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk