Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмара дәваханәсендә ЛОР табибы кайчан булыр?

Күптән түгел авырып китеп, район үзәк дәваханәсенә барырга туры килде. Үземнең чиремне үзем беләм дигәндәй, иң беренче ЛОРга язылырга булдым. Регистратурада чиратым җиткәч кенә андый табибның дәваханәдә бөтенләй булмавын белдем. Миннән алда торган ике ханым да "Бездә отоларинголог юк!" дигән җавап ишетеп, хәзер нишләргә инде дип, аптырап калдылар. Түләүлегә барырга...

Күптән түгел авырып китеп, район үзәк дәваханәсенә барырга туры килде. Үземнең чиремне үзем беләм дигәндәй, иң беренче ЛОРга язылырга булдым. Регистратурада чиратым җиткәч кенә андый табибның дәваханәдә бөтенләй булмавын белдем. Миннән алда торган ике ханым да "Бездә отоларинголог юк!" дигән җавап ишетеп, хәзер нишләргә инде дип, аптырап калдылар. Түләүлегә барырга туры килде: анысы да арзан димәс идем.

Тамак-колак-борын авырулары белән чирләүче бер мин генә түгел. Салкыннар башлануга, иң беренче әлеге табиб кирәк. Быел гына түгел, узган ел да шулай интекте халык. Шундый зур Кукмара районына бер ЛОР-табибы булмасын әле! Авыруларның зарына колак салып, бәлки, берәр чарасын күрерләр?!

Әнисә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев