Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Концерт-спектакль афишалары район газетасында бирелеп барсын иде

Мин олы яшьтә булсам да, мәдәният-сәнгатькә гашыйк кеше. Район Мәдәният йортында була торган концерт-театрларга да еш йөрим. Әмма соңгы вакытта кайчан нәрсә буласын белми калам. Күптән түгел Кәрим Тинчурин театры артистлары килеп спектакль куйганнар икән, "Ак чәчәкләр" фильмы да күрсәтелгән. Болар турында ишеткәч, үкенечемнең чиге булмады. Элек район Мәдәният йортында...

Мин олы яшьтә булсам да, мәдәният-сәнгатькә гашыйк кеше. Район Мәдәният йортында була торган концерт-театрларга да еш йөрим. Әмма соңгы вакытта кайчан нәрсә буласын белми калам. Күптән түгел Кәрим Тинчурин театры артистлары килеп спектакль куйганнар икән, "Ак чәчәкләр" фильмы да күрсәтелгән. Болар турында ишеткәч, үкенечемнең чиге булмады. Элек район Мәдәният йортында буласы чаралар турында "Хезмәт даны" газетасыннан укып белә идек, кала кунаклары турында да афишалар бирелеп барды. Мин үзем, мәсәлән, үзәк урамнан читтә яшим, гел килеп белешеп тора алмыйм. Әле бит авылларда яшәүчеләр дә бар. Алар нинди концерт-тамаша буласын каян белсеннәр?! Ник хәзер дә газетага яки радиога белдерү бирелми икән?

Хәтирә, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев