Әйе, 20 августта Кенәбаш авылында мылтык тавышлары яңгырады. Бакчага чыгып килә идем, мылтыктан аткан тавышлар ишеттем. Баш очымда мескен бер зур гына кош, соңгы тапкыр канатларын җилпеп, җиргә гөрселдәп төште. Күп тә үтмәде, урамга зур тизлектә җиңел машина килеп туктады, аннан берәү чыгып, җан биреп яткан кошны машина эченә атты...
Әйе, 20 августта Кенәбаш авылында мылтык тавышлары яңгырады. Бакчага чыгып килә идем, мылтыктан аткан тавышлар ишеттем. Баш очымда мескен бер зур гына кош, соңгы тапкыр канатларын җилпеп, җиргә гөрселдәп төште. Күп тә үтмәде, урамга зур тизлектә җиңел машина килеп туктады, аннан берәү чыгып, җан биреп яткан кошны машина эченә атты да китеп бардылар.
Нәрсә бу? Ау идарәсе аучылар белән инструктаж үткәрмәгәнме әллә, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мылтыгы булган кешеләр белән эш алып бармыйлармы? Аңлашылмый. Көндезге 12 сәгать 45 минут тирәсендә синең колак яныңнан мылтык ядрәләре сызгырып китсен әле!
Бу фактка хокук саклау органнары нәрсә дип әйтер икән?
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев