Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Казанга барып синхрон йөзүчеләрнең чыгышына тәэсирләнеп кайттык

Башкалабызда бара торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында булып кайттык әле: 24 июльдә башланган бу тамашаның синхрон йөзү төрен карарга Казан-Аренага бардык. Иртәнге сәгать 9дан башланып киткән чара кичке сәгать 5тә генә тәмамланды. Өйдә, кырын ятып, телевизордан чемпионат карау бик рәхәт, әлбәттә, әмма якыннан карауга җитми инде. Тәэсирләрне сөйләп,...

Башкалабызда бара торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында булып кайттык әле: 24 июльдә башланган бу тамашаның синхрон йөзү төрен карарга Казан-Аренага бардык. Иртәнге сәгать 9дан башланып киткән чара кичке сәгать 5тә генә тәмамланды. Өйдә, кырын ятып, телевизордан чемпионат карау бик рәхәт, әлбәттә, әмма якыннан карауга җитми инде. Тәэсирләрне сөйләп, язып кына бетерерлекме соң! Билет бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел: 300-400 сум. Су полосына 50-150 сумга да алырга була хәтта. Бары финал ярышына билет бәясе гади халыкның кесәсенә суга торган: 800 сумнан 3000 сумга кадәр. Җәйге ялны чит илгә чыкмыйча, үзебездә генә ял итәргә планлаштырсаң, анысына да түзәргә була.

Казан-Арена янында зур парк эшли. Анда ниләр генә юк! Тамак ялгап алыйм дисәң, 4 төрле халык кухнясы (рус, татар, мари, чуваш) хезмәт күрсәтә, балаларга уен мәйданы, сувенирлар, хәтта тимерчедән "бәхеткә" дип, тимер тәңкә дә суктырып алырга мөмкин. Шунда ук төрле күргәзмәләр, көн саен концерт-тамаша, кыскасы кичке сәгать 10га кадәр күңел ачарга була. Ачылу тантанасы - "Пилигрим" тамашасын 1 августка кадәр көн саен кабатлаячаклар. Керү ирекле булган бу чараны барып, якыннан карау мөмкинлеге булган кеше кулдан ычкындырмасын иде. Мондый чемпионат ел саен булып тормый бит.

Гөлия.

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAYQjB1qFQoTCPe06-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk