Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Фермер әйтсә, белеп әйтә

Үткән елда бәрәңге бакчасында күпме көч куюларына карамастан, уңыш ала алмаучылар байтак булды. Чишмәбаш авылында яшәп, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче фермер Раиф Фәйзуллинның киңәшләренә колак салуның беркемгә дә зыяны булмас. -Мин үзем "Удача" сорты иң яхшысы дигән нәтиҗәгә килдем,- ди ул.- Проблемасыз ул, эсселәргә түзә торган. Сабагы да корымый, казып...

Үткән елда бәрәңге бакчасында күпме көч куюларына карамастан, уңыш ала алмаучылар байтак булды. Чишмәбаш авылында яшәп, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче фермер Раиф Фәйзуллинның киңәшләренә колак салуның беркемгә дә зыяны булмас.

-Мин үзем "Удача" сорты иң яхшысы дигән нәтиҗәгә килдем,- ди ул.- Проблемасыз ул, эсселәргә түзә торган. Сабагы да корымый, казып алганчы ямь-яшел көе тора. Кышын әйбәт саклана. Сары тышлы, ак эчле бүлбеләр өстәвенә бик тәмле дә. Язын җир җитешүгә утыртасы, соңрак та ярый. Җирне гумус белән ашлауның файдасы зур. Бу - туфрактагы төрле организмнарның, бигрәк тә яңгыр суалчаннарының көнкүреш калдыклары. Сатуда бар. 20 сутый бакчага 1 литр савыттагысы артыгы белән җитә.

Хәзер "Удача"сортының яңа төре чыгарылган, "Петербургский" дип атала, шуны алып карыйсы булыр.

фото: http://oliubvi.wordpress.com/2012/05/17/meshok-kartoshki-pritcha/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X