Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Эчү тормышны челпәрәмә китерә

Һәркем бу тормышта бәхетле булырга тели: яраткан кешесе белән гаилә кора, күңеле тарткан һөнәрне сайлый... Әмма көтеп алган бәхетле киләчәк кенә кайвакыт челпәрәмә килә. Минем дә шундый "очып" йөргән көннәрем бар иде, әмма алар иремнең исерткеч эчемлекләргә өстенлек бирүе аркасында әкренләп юкка чыктылар. Тормыш иптәшем белән юлларыбыз аерылды, инде аннан...

Һәркем бу тормышта бәхетле булырга тели: яраткан кешесе белән гаилә кора, күңеле тарткан һөнәрне сайлый... Әмма көтеп алган бәхетле киләчәк кенә кайвакыт челпәрәмә килә. Минем дә шундый "очып" йөргән көннәрем бар иде, әмма алар иремнең исерткеч эчемлекләргә өстенлек бирүе аркасында әкренләп юкка чыктылар. Тормыш иптәшем белән юлларыбыз аерылды, инде аннан соң шактый вакытлар үтте. Безнең хәлгә калган гаиләләр бик күп. Хезмәттәшләрем арасында да эчүче ирләреннән зарланучылар бар. Аларның да түземлеге бер сыначак бит. "Кечкенә улымны бигрәк тә жәллим, балачактан йөрәге яралана", - ди бер хезмәттәшем ачыргаланып. Ничек ир-атлар шуны аңламыйлар икән. Мин сезгә үземнең күңелемдә йөрткәнне генә әйтергә теләдем. Бәлки кем дә булса укып колак салыр, миңа да кагыла бит бу, дип нәтиҗә ясар.

Илсөяр ГОМӘРОВА, Кукмара

фото: http://club.foto.ru/gallery/photos/photo.php?photo_id=390504

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X