Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Дәваханә регистратурасында ачык йөз күрсәтсеннәр иде

Аллага шөкер, дип әйтимме, күптән инде балалар поликлиникасына барганыбыз юк иде. Балалар бакчасына йөрер вакыт җиткәч, анализлар тапшырып, белешмә алырга дип, балалар табибына күренергә бардык. Регистратурада яшь кенә кыз иде, әзер анализларны каян алырга кирәклеген сорадым. Ул: "Бар булганы шушында", - дип дорфа гына җавап бирде, дә китеп барды. Инде...

Аллага шөкер, дип әйтимме, күптән инде балалар поликлиникасына барганыбыз юк иде. Балалар бакчасына йөрер вакыт җиткәч, анализлар тапшырып, белешмә алырга дип, балалар табибына күренергә бардык. Регистратурада яшь кенә кыз иде, әзер анализларны каян алырга кирәклеген сорадым. Ул: "Бар булганы шушында", - дип дорфа гына җавап бирде, дә китеп барды. Инде нишләргә, кемнән сорарга, каян табарга дип аптырап торганда, икенче бер ханым ипләп кенә аңлатып бирде. Регистратура ул - иң күп халык мөрәҗәгать итә торган урын бит. Анда кеше белән аралаша белә торган, ярдәмчел хезмәткәрләрне куйсыннар иде.

Бер танышымның да сөйләгәне искә төште. Яңа туган балага аптечка бирелергә тиеш икән. Ул да регистратурадагы кыздан сорагач: "Мин аптечка турында бер нәрсә дә белмим", - дип җавап биргән. Ә моны кемнән сорарга, кемгә мөрәҗәгать итәргә соң?! Алар шундый кирәкле сорауларга җавапны белергә тиештер бит!

Әни кеше

http://sp4nt.ru/sites/default/files/styles/230_172/public/albums/1_0.jpg?itok=H4xmdhqT

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X