Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Сәрдек авылының “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Заһидуллина – үз эшенең остасы

Һәр көн иртән сабыйларыбызны балалар бакчасына илтеп куябыз да, тынычлап, үз эшебез белән мәшгуль булабыз. Сабыйларыбыз монда мөстәкыйльлеккә өйрәнә, мәктәпкәчә әзерлек дәресләре үтә. Аларның яннарында һәрвакыт кайгыртучан, сабыр тәрбиячеләре бөтерелә. Зур Сәрдек авылы "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Заһидуллина да әнә шундыйлардан. Язмыш шаяруы микән, безнең Зур Сәрдек авылында 1966...

Һәр көн иртән сабыйларыбызны балалар бакчасына илтеп куябыз да, тынычлап, үз эшебез белән мәшгуль булабыз. Сабыйларыбыз монда мөстәкыйльлеккә өйрәнә, мәктәпкәчә әзерлек дәресләре үтә. Аларның яннарында һәрвакыт кайгыртучан, сабыр тәрбиячеләре бөтерелә. Зур Сәрдек авылы "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Заһидуллина да әнә шундыйлардан.

Язмыш шаяруы микән, безнең Зур Сәрдек авылында 1966 елда балалар бакчасы ачылгач, шунда пешекче булып эшли башлаган әнисе белән җитәкләшеп килеп, бакчага иң беренче булып аяк баскан сабый - кечкенә Рушания була.

Әтисе - авылыбызның алтын куллы балта остасы, әнисе исә утыз ел балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Шундый тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә туган, тәрбияләнгән ике малай арасында бердәнбер кыз булган Рушания дә авылдан китми. Яхшы билгеләренә генә тырышып укып, мәктәпне тәмамлагач, башта колхозда, авыл советында кассир булып эшли. Анннан соң үзе дә япь-яшь кызның тәрбияче хезмәте башлана. Читтән торып, Казан педагогия көллиятен тәмамлый. Шул ук елны, үзе кебек үк туган авылына гашыйк егет Хәмзә Заһидуллин белән тормыш корып җибәрәләр.

Тәрбияче һәрчак күз алдында. Әйткән сүзе, үз-үзен тотышы, хәтта гаиләсе белән дә һәрчак үрнәк булырга тиеш ул. Ә Рушания апа - үз эшенең остасы. Аны башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китереп булмый. Сайлаган хезмәтенә гомере буе тугрылыклы калган чын педагог ул.

-Эчкерсез, самими, бер гөнаһсыз балаларга карыйсың да, гомер агышы кирегә борылган кебек була, еллар үткәнен, маңгайда сырлар барлыкка килгәнен дә онытасың, - ди ул үзе бу турыда.

Бүгенге көндә аның 26 еллык педагогик стажы бар. Әйтергә генә җиңел, күпме балага тәрбия биргән бит бу елларда! Без дә - ул тәрбияләгән балалар - хәзер инде бакчага үзебезнең нарасыйларыбызны алып киләбез.

Безнең тату коллектив булып эшләвебез - Рушания Заһидуллинаның урынын, вакытын белеп кенә биргән киңәшләренең дә нәтиҗәсе. Ул безнең хезмәттәшебез генә түгел, игътибарлы, төпле фикерле остазыбыз да.

Гөлүсә ФӘТХУЛЛИНА , "Әкият" балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk