Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Замирә Рәҗәпова сөйгәне Максим белән никах укытты

Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан. Анысы да очраклы килеп чыккан. - Ел саен ифтар ашы уздыра торган матур гадәтебез бар. Быел шуңа әзерләнеп йөргәндә, никах укыту теләге туды. Телевидениеда эшләүче остазым Наилә Сабитова киңәше белән Госман хәзрәткә шалтыраттык. Бәхетебезгә, хәзрәтнең бер генә көне...

Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан. Анысы да очраклы килеп чыккан.

- Ел саен ифтар ашы уздыра торган матур гадәтебез бар. Быел шуңа әзерләнеп йөргәндә, никах укыту теләге туды. Телевидениеда эшләүче остазым Наилә Сабитова киңәше белән Госман хәзрәткә шалтыраттык. Бәхетебезгә, хәзрәтнең бер генә көне буш булып чыкты һәм ул көнгә никахны билгеләдек, - дип сөйләде Замирә.

Бәхетле пар никахны өйдә иң якын кешеләре белән үткәргән. Алар арасында танылган артистлар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башка туганнары, дуслары булган. Кияү - Казаннан, Максим исемле татар егете. Һөнәре буенча музыкант. Замирә аның белән җырчы Филүс Каһировның төркемендә эшләгәндә танышкан. "Аллага шөкер, Максим улым Аяз белән дә бик дус. Ул аны хоккейга да йөртә. Тату булганнарына сөенәм", - ди ул. Замирә туй булмый, язылышып кына алабыз, безнең өчен никах уздыру мөһимрәк, дип белдергән ул "Интертат.ру" сайтына.

чыганак: http://tuylar.ru/zamire-rejepova-soygene-maksim-belen-nikah-ukytty-2572

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk