Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлны саклап калырга иде

Авылыбыз узган гасырның сиксәненче елларына кадәр юлсызлыктан газап чикте. Район үзәгенә кадәр юлыбыз Түбән Шөн авылы аша уза, алты чакрым араны җәяүләп үтәргә туры килә иде. Язын, көзен һәм кышын, җәйге юл өзелгәнлектән, әлеге авылның басуы, болыны аша йөрергә мәҗбүр булдык. Сөт тутырылган бидоннарны трактор арбасына төяп, ДТ-54 тракторы белән...

Авылыбыз узган гасырның сиксәненче елларына кадәр юлсызлыктан газап чикте. Район үзәгенә кадәр юлыбыз Түбән Шөн авылы аша уза, алты чакрым араны җәяүләп үтәргә туры килә иде. Язын, көзен һәм кышын, җәйге юл өзелгәнлектән, әлеге авылның басуы, болыны аша йөрергә мәҗбүр булдык. Сөт тутырылган бидоннарны трактор арбасына төяп, ДТ-54 тракторы белән авылыбыз каршындагы тауга өстерәп диярлек менгерәләр, арбаны "Беларус" тракторына такканнан соң, бер метрга якын тирәнлектә хасил булган колеялар буйлап бата-чума барып, Түбән Шөн урамында көтеп торган сөт машинасы янына килеп туктыйлар һәм бидоннардагы сөтне цистернага бушаталар иде.

Нократ Аланы районының XXI партсъезд колхозы рәисе Таһир абый Галиәхмәтовның, басу-болыннар бозылуына түземлеге бетеп, ел саен үзенең баш агрономы һәм участок милиционеры белән безнең "Яңа тормыш" колхозы идарәсенә килеп чыкканнары истә. Озаклап утырып, бу мәсьәләне ябык ишек артында хәл итәләр иде.

Ә инде сөт машинасы булмаган елларда кышын сөтне ДТ-54 тракторы белән бөркәүле чанага төяп илтә идек. Бу чара авыл халкы өчен дә кулай булды. Шушы транспортка утырып барып, район үзәгендәге йомышларын башкарып кайталар иде. Кәчимир күпере булмаган елны, язгы ташу вакытында куркусыз егетләребез сөт бидоннарын Оштырма елгасы аша салынган тар басмадан күтәреп алып чыктылар. Бу эшне авылыбыз сабантуйлары батыры Мөҗип Хаҗиев башлап йөрде, мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.

Сиксәненче елларда колхоз рәисе Рафыйк Рәүфов тырышлыгы белән Югары Өскебаш авылына кадәр асфальт түшәлеп, ниһаять, Кукмарага кадәр юллы булдык. Хәзер инде ничәмә-ничә еллар буе ком төягән авыр йөк машиналары шушы юлны изәләр. Алай гына түгел, юл кырыеннан йөреп, чәчүлекләребез, болыннарыбыз, көтүлекләребезне яраксызга әйләндерделәр. Бар булганны җимерүчеләрдән котылып, юлны ничек саклап калырга икән? Апрель-май айларында авыр йөк машиналары йөрүне чиклиләр, юлга постлар куялар. Башка вакытта нишләсәләр дә рөхсәт ителә микәнни?

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев