Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалтулар күп

Бакчамда эшләр җиңеләйгәч, тирә-яклардан әйләнеп кайтам. Икътисадчы буларак, басуларга күз салам. Шөкер, бөртекле ашлык, терлек азыгы культуралары, шул исәптән силос өчен чәчелгән кукуруз да әйбәт кенә өлгереп, вакытында җыеп алынды. "Лесной" хуҗалыгы яңа уңыштан халыкка байтак күләмдә ашлык, печән, салам өләшеп, терлекләрен азык белән тәэмин итте. Шулай да бөртеклеләрнең тулаем...

Бакчамда эшләр җиңеләйгәч, тирә-яклардан әйләнеп кайтам. Икътисадчы буларак, басуларга күз салам. Шөкер, бөртекле ашлык, терлек азыгы культуралары, шул исәптән силос өчен чәчелгән кукуруз да әйбәт кенә өлгереп, вакытында җыеп алынды. "Лесной" хуҗалыгы яңа уңыштан халыкка байтак күләмдә ашлык, печән, салам өләшеп, терлекләрен азык белән тәэмин итте. Шулай да бөртеклеләрнең тулаем җыелуы белән канәгатьләнә алмыйм. Комбайннар искерү сәбәпле, югалтулар артыгы белән күп. Бу югалтулар кимемәсме дип, инде дистә еллар буе уйлап йөрим. Үзгәреш юк. "Кара исәп" белән генә чамалаганда да, ун ел буена югалткан бөртеклеләр хисабына яңа биш комбайн алып булыр иде. Хезмәткәрләрнең эш хаклары да шул исәпкә керә. Сугыш вакытында һәм аннан соң бер квадрат метр җирдән бер-ике башак тапсалар, бу инде зур "ЧП", ягъни гадәттән тыш хәл булды. Бу хакта колхозның стена газетасына яздылар, җыелышта тикшерделәр, гаепле уракчы апаларга штраф салдылар.

Торгынлык чорында да, мәсәлән, ике ярышучы колхоз урып-җыюга кадәр бер-берсенең бер гектардан чыгасы уңышын карап-сынап билгеләделәр. Инде урып- җыюга керешкәч, герметикланган комбайн белән контроль суктырып, акт язылды. Шулай итеп, һәр басудан чыгасы уңыш аерым билгеләнде. Без - халык контроле рәисләре, икътисадчылар урып-җыю вакытында басудан кайтып кермәдек. Уңышы җыелган басуларны сукалагач, коелып калган бөртекләр хәзер ямь-яшел келәм булып тишелеп чыга, элек андый хәл булмады. Хәзер югарыдагы җитәкчеләр дә, алдан фаразлаган уңыш җыеп алынмаса, табигать шартларына сылтап, үз өсләреннән гаепне төшерү ягын карыйлар.

Исән кешегә киләсе ел да килеп җитәр. Тигез булып тишелеп чыккан уҗымнарга карап, сөенеп узып китәм. Әйбәт кенә кышласыннар иде.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев