Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярый әле әниебез бар...

Кукмарада кызы гаиләсендә бик бәхетле картлык кичерүче Әкълимә апа Юнысованың балалары атна саен әниләре янына җыелыша. Җиде баланы да бер йодрыкка туплап торучы иң якын һәм иң кадерле кешеләре шул ул... -Ярый әле әниебез бар. Инде үзебез дә өлкәнәеп килеп,оныклар тәрбияләсәк тә, һаман әни җылысы, аның ягымлы карашы кирәк, -...

Кукмарада кызы гаиләсендә бик бәхетле картлык кичерүче Әкълимә апа Юнысованың балалары атна саен әниләре янына җыелыша. Җиде баланы да бер йодрыкка туплап торучы иң якын һәм иң кадерле кешеләре шул ул...

-Ярый әле әниебез бар. Инде үзебез дә өлкәнәеп килеп,оныклар тәрбияләсәк тә, һаман әни җылысы, аның ягымлы карашы кирәк, - диләр алар.

Әкълимә апа тумышы белән Балтач районының Яңа Салавыч авылыннан. Бик яшьләй тормыш арбасына җигелә ул - сугыш вакытында окоп та казый, кырда да бил бөгә, хуҗалыкта склад мөдире, артельдә хисап эшен дә алып бара.

-Балтачка барып, арба белән икмәк алып кайтып, шуны граммлап үлчәп халыкка тарату бурычы йөкләделәр берсендә. Өстемә чыкмаса ярар иде, дип шулкадәр курыккан идем ул чагында. Ходай рәхмәте белән, бар да яхшы булды, - дип искә ала Әкълимә апа ул вакытларны. - 20 яшьтә Касыймхан исемле Балыклы авылы егете белән таныштырдылар. Ул миннән ун яшькә олы иде. Бераз очрашып, сөйләштек тә, гаилә кордык. Ун бала тапкан идем, шуларның җидесен (биш кыз, ике малай) исән-сау үстереп, олы тормыш юлына чыгара алдым. Иптәшем генә иртә дөнья куйды шул, 46 яшемдә тол калдым.

-Әниебез көчле булган, колхоз эшендә һәрчак алдынгылар рәтендә барган. Хәтта ир-атлар да:"Печән эскертләргә безнең янга Әкълимәне җибәрегез, аның белән тизрәк эшләнә", - дип әйтә торган булганнар. Сеңлемне имезергә дип, арба тартып басуга аның янына барганым да әле бүгенгедәй хәтердә. Яшелчәлектә эшләгәндә су сибүне исә бергәләшеп башкара идек, - ди кызы Мәдинә апа. - Әнинең абыйлары көрәшчеләр булгангамы, Сабантуйларда бил алышучыларга карап, мин дә көрәшер идем, нишләп хатын-кызлар көрәше оештырмыйлар икән, дип тә әйтә иде ул. Әтиебез дә йорт җанлы кеше иде. Хәтта авырганда да бүрекләр, мех аяк киемнәре тегеп, шулар белән сату иттте.

-Әти белән әни безнең барыбызга да бик яхшы тәрбия бирделәр, белемле итәргә тырыштылар. Һәрвакыт: "Кешеләргә ярдәмчел булыгыз, беркемне дә рәнҗетмәгез", - дип әйтәләр иде. Аллага шөкер, үз юлыбызны таптык. Берьялгызы безне аякка бастырганы өчен әниебезгә зур рәхмәт, - ди улы Рамазан.

Әкълимә апаны тугызынчы дистәне түгәрәкләгән, дип әйтмәссең дә. Сөбеханалла, бик матур ул. Алга таба да балаларына, 14 оныгына, 12 оныкчыгына терәк һәм кирәк булып яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев