Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, Казан шәһәренең ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина: “Хезмәт даны” тормышка әзерли”

-"Хезмәт даны" газетасы 1960-1970нче, Березняк урта мәктәбендә укыган еллардан ук, күңелемә якын. Сыйныфта һәм мәктәптә дә стена газеталары чыгара идек. Сыйныф җитәкчебез Мөнирә Мәрданова да "Хезмәт даны"н төп газета - үрнәк итеп куя иде. Шуннан карап: "Әһә, беренче, икенче, дүртенче битләрне болай эшләргә, менә шундыерак язмалар булырга тиеш икән", -...

-"Хезмәт даны" газетасы 1960-1970нче, Березняк урта мәктәбендә укыган еллардан ук, күңелемә якын. Сыйныфта һәм мәктәптә дә стена газеталары чыгара идек. Сыйныф җитәкчебез Мөнирә Мәрданова да "Хезмәт даны"н төп газета - үрнәк итеп куя иде. Шуннан карап: "Әһә, беренче, икенче, дүртенче битләрне болай эшләргә, менә шундыерак язмалар булырга тиеш икән", - дип өйрәнә идек.

Без, биш кыз туган, район, республика күләмендә үткән төрле концертларда, конкурсларда катнаша идек. Хәтерлим, ул чактагы райком рәисе Атлас Булатов үз машинасын җибәреп, безне мәктәптән чакырта, без биш кызны биш сыйныфтан "чүпләп" алалар иде.

Безнең колхозчылар, район алдынгылары алдында ясаган чыгышларыбыз бөтенесе диярлек "Хезмәт даны"нда чагылыш таба иде. "Хезмәт даны" ул тормышка әзерләүче, киләчәккә юл күрсәтүче булып тора. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Газета элек-электән халыкка төп мәгълүмат бирү чыганагы булды. Элеккеге заманда телевизор булмаса да, радио тыңлый идек. Әмма андагы хәбәрләр бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә. Ә "Хезмәт даны"н, әти эштән кайткач, барыбыз бергә җыелып укый идек.

Кызыксынып караган идем, кызганыч, бик теләсәм дә, "Хезмәт даны"н Казанга яздырып ала алмыйм. Туганнарым, безнең районнан булган пациентларым миңа аны алып киләләр, әле бер урыс милләтеннән булган кыз "Дәү әнием җыеп бирде", - дип бер кочак "Хезмәт даны" алып килде.

Район газетасы үзенә тартып тора. Районда нинди яңалыклар бар икән, дип бик кызыксынып карыйм. Якташлар, чит җирләрдә яшәүче якташлар турында яратып укыйм, үз районымның патриоты мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk