Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, мари кызы Ангелина Сираҗетдинова Татар Дәүләт филармониясендә эшли

Тормышында күркәм уңышларга ирешкән якташларыбыз өчен ничек сөенмисең! Булдыра шул безнекеләр! Кукмара кызы Ангелина Сираҗетдинованың да (Саммасова) Татар Дәүләт филармониясендә эшләве очраклы түгел: иң оста сәнгать сөючеләрне генә кабул итәләр анда. Ангелина исә - скрипкачы, оркестрда уйный. Телефоннан шалтыратып, хәлләрен белергә булдык әле. -Ангелина, музыка сәнгатенә тартылуыгыз кайдан килә? -...

Тормышында күркәм уңышларга ирешкән якташларыбыз өчен ничек сөенмисең! Булдыра шул безнекеләр! Кукмара кызы Ангелина Сираҗетдинованың да (Саммасова) Татар Дәүләт филармониясендә эшләве очраклы түгел: иң оста сәнгать сөючеләрне генә кабул итәләр анда. Ангелина исә - скрипкачы, оркестрда уйный. Телефоннан шалтыратып, хәлләрен белергә булдык әле.

-Ангелина, музыка сәнгатенә тартылуыгыз кайдан килә?

- Нәселдән, дип әйтә алмыйм: музыкантлар юк безнең нәселдә, шуңа күрә моң-көйләрне сөюем - үземнең күңел халәте, дип уйлыйм. Безнең гаилә Кукмарадан күченеп, Радужный шәһәренә күченеп яшәде. Гомумбелем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында белем алганда мин музыка мәктәбенә дә укырга йөри башладым. Дөрес, фортепьянода уйнарга өйрәнәсем килгән иде. Скрипка классына туплау барганлыктан, уйлап тормастан, шунда керергә булдым. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Түбән Кама музыка училищесында укуымны дәвам иттем. Музыка сәнгатенең нечкәлекләрен тагын да югарырак дәрәҗәдә үзләштерү омтылышы мине Казан консерваториясенә алып килде. Остазларым Борис Каплун һәм Марат Зариповларны рәхмәт хисләре белән искә алам. Укыганда ук Расим Ильясов җитәкчелегендәге "Казан" бию ансамбле оркестрына урнаштым. Бүгенге көндә дә шул оркестрда уйныйм.

-Сез - мари милләтеннән. Татар көйләре Сезгә якынмы, аларның мари моңнары белән охшашлыгы бармы?

-Татар музыкасы инде күңелемә үтеп керде, чөнки безнең репертуар күбесенчә татар җыр-көйләреннән тора һәм без татар эстрадасының бик күп җырчылары белән эшлибез. Ике милләт җыр-моңнарында охшашлык бар, дип уйлыйм: гомер-гомергә янәшә булып, аралашып яши бит алар.

-Зур сәхнәгә чыкканда дулкынланасызмы? Гастрольләрдә еш буласызмы?

-Тамашачылар каршына чыгу алдыннан бераз каушата, әмма чыгыш ясау вакытында бу кичерешләр онытыла, чөнки сихри музыка агымында йөзә башлыйсың, ул бөтен барлыгыңны биләп ала. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуымны никтер хәтерләмим, бу хәл инде күптән булды, чөнки мәктәптә укыганда ук безгә бик күп концертлар куйдык. Инде оркестр белән Россиянең бик күп шәһәрләрендә булырга туры килде. Безне һәркайда җылы каршы алдылар.

-Гаиләгез турында берничә сүз әйтсәгез иде.

-Шәхси тормышымда барысы да яхшы. Ирем Марат белән консерваториядә укыганда танышкан идек, хәзер бер оркестрда эшлибез. Музыкаль гаилә, дисәң дә була. Кызыбыз Аделина үсеп килә

-Сезнең нәсел җепләрегез Княгорга бәйле... Элемтәләрне саклыйсызмы?

-Әйе, әнием Раиса, әтием Петр(мәрхүм инде) шул авылныкы. Анда да, Поч.Кучук авылында да туганнарыбыз бар. Алар белән аралашып яшибез.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk