Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшы киңәш

Бер әнинең ике кызы булган. Үсеп буй җиткәч, кызлар кияүгә дә чыкканнар. Кече кызының ире - кулчатыр, икенчесенеке кипкән җиләк-җимеш сатучы булган. Көн кояшлы, матур булганда ана кәефсезләнеп елый икән. "Көннең болай кояшлы булуы бик начар инде. Минем кызымның кулчатырларын алучы да юк. Сату бармагач, яшәргә акчалары да булмас", -...

Бер әнинең ике кызы булган. Үсеп буй җиткәч, кызлар кияүгә дә чыкканнар. Кече кызының ире - кулчатыр, икенчесенеке кипкән җиләк-җимеш сатучы булган.

Көн кояшлы, матур булганда ана кәефсезләнеп елый икән. "Көннең болай кояшлы булуы бик начар инде. Минем кызымның кулчатырларын алучы да юк. Сату бармагач, яшәргә акчалары да булмас", - дип борчылган.

Көн болытлы булып, иртән яңгыр явып торса да, хафага төшкән әни. "Мондый һава торышы булганда җиләк-җимеш кипми, эшләре бармаса, ничек яшәрләр балаларым", - дип тагын зар елаган ул.

Шулай итеп, әле бер кызы, әле икенче кызы өчен кайгырып яшәгән әни кеше. Беркөнне елап утырган вакытта моның янына бер акыл иясе килеп чыккан, нишләп шулай борчулы булуы белән кызыксынган, хатынның моң-зарын тыңлап торган да болай дигән:

- Сиңа уй-фикерләреңне үзгәртергә кирәк, чөнки һава торышын берничек тә үзгәртә алмыйсың. Һава торышы яхшы булганда, кече кызың турында уйла. "Көн ничек матур, җиләк-җимеш киптерер өчен менә дигән!" - дип шатлан. Ә инде яңгыр яуганда, олы кызыңны искә ал. "Яңгыр ява, кызымның да сатуы барыр", - дип яхшыга юра.

Әни кеше бу киңәшләргә бик куанган, алга таба акыл иясе кушканча эшләгән. Шул көннән хатын башка еламаган, балалары да әниләренең тынычлануын күреп, яхшы гына яши башлаганнар.

Мәсәлнең асылы нидә соң? Тормышта килеп чыккан вакыйгаларны кайчакта без берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Мондый очракта әлеге вакыйгага карашыбызны үзгәртергә кирәк. Дөньяга башка күзлектән карасаң, тормышың да икенче якка үзгәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев