Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәяүгә калгач, таныклык кадере арта

Республика күләмендә бара торган "Исереккә ау" операциясе кысаларында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Салават Баймиев белән берлектә кабат рейдка чыктык. Юлга кузгалганчы ук: -Районда скутер-мотоциклчылар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре саны артты, шуның өчен игътибарны күбрәк әлеге транспорт төренә юнәлтербез, - дип сүзен башлады инспектор. - 8 июльдә,...

Республика күләмендә бара торган "Исереккә ау" операциясе кысаларында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Салават Баймиев белән берлектә кабат рейдка чыктык.

Юлга кузгалганчы ук:

-Районда скутер-мотоциклчылар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре саны артты, шуның өчен игътибарны күбрәк әлеге транспорт төренә юнәлтербез, - дип сүзен башлады инспектор. - 8 июльдә, кичке сәгать алтынчы яртыларда, поселокның Ленин урамында транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш скутерда хәрәкәт иткән, өстәвенә исерткеч эчемлекләр кулланган ир-егет җиңел автомобильгә бәрелде. Машинага зыян килде, скутерчы исә, бәхеткә каршы, исән-сау калды. 9 июльдә, кичке сәгать уннарда Мәмәшир-Иске Бурец юлында исерек хәлдәге "ИЖ" мотоциклчылары тоткарланды. Берсенең транспорт йөртү таныклыгы бөтенләй юк иде. Анысын район эчке эшләр бүлегенә алып кайттык, әлеге ир кешегә җәмәгать хөкемдары 10 тәүлеккә кадәр административ арест һәм 30 мең сум штраф түләргә дип карар чыгарды. Икенчесенә исә йөртү таныклыгы белән 1,5 елга хушлашырга, өстәвенә штраф та түләргә туры киләчәк.

Мотоцикл - авыл җирлеге өчен иң уңайлы, ягулыкны аз тотучы транспорт, дияргә күнексәк тә, инспекторның сүзләре кире уйларга этәрә. Чыннан да, күпчелек мотоциклны транспортка да санамый бит хәзер. Башка шлем кию, техник күзәтү уздыру түгел, күбесе хәтта салымнар түләмәс өчен мотоциклын ЮХИДИгә килеп исәпкә дә куймый. Өстәвенә йөртү таныклыгы булмаган һәм исерек килеш тә руль артына утырып рәхәтләнеп "чаба" бирәләр.

Рейд вакытында да Нырья авылы тирәсендә инспектордан качарга җыенган мотоциклчы белән әңгәмә корып алырга туры килде. Җиләктән кайтып килешләре икән. Махсус патруль машинасын күргәч, тизлекне арттырып, басу эченнән генә җилдергән иде дә, инспектор шул арада куып җитте үзен. Руль артында Илназ исемле яшь кенә егет. Җир җиләгенә барган апасын каршы алырга килгән булган.

-Мотоциклны әле яңа гына төзәтеп чыккан идем, зинһар, бер юлга гафу итегез инде, - дип ялынуына да карамастан, беркетмә төзелде аңа.

-Техник күзәтү уздырмаган транспортта йөргән өчен 500 сум штраф каралган. Мин закон таләпләрен үтәргә тиеш, - дип җавап бирде аңа Салават Баймиев.

Юлда очраган скутерчылар, велосипедчы балалар белән дә аңлату эшләре алып барды инспектор. Күпчелек әле һаман мопед-скутерда йөрү өчен таныклык кирәклеген белми икән. Правасыз әлеге төр транспортка утырганнарга 5 мең сум штраф яный. Капка төбеңнән кузгалып юлга чыкканчы бу хакта да онытмаска кирәк.

Зур Сәрдек якларында унга якын автомобильне туктатып, шоферларның исерткеч эчемлек куллану-кулланмауларын "Алкотектор" приборы ярдәмендә тикшерде ЮХИДИ хезмәткәре. Биредә бар да яхшы, дип сөенеп, кайту ягына борылырга уйлаган идек, авыл урамыннан хәрәкәт итүче тракторчы бар эшне бозды да куйды. 55 яшьлек "Беларусь" йөртүче салмыш булып чыкты.

-Мин инде 30 елга якын тракторда эшлим. Бер тапкыр да штрафка тартылганым, эчкән килеш рульгә утырганым юк иде. Ике стакан сыра аркасында мондый хәлгә төштем бит. Инде нишләрмен хәзер, - дип шактый озак сөйләнде ул. - Хатыным белсә, өйгә дә кертмәячәк бит. Сыра, аракыны беркайчан эчмәс, хәтта кулыма да алмас идем.

Әйе, бу абзый да башка исерек шоферлар кебек җәяүлегә калгач, йөртү таныклыгының кадерле һәм кирәк икәнен тагын да ныграк аңлар, билгеле. Әмма ул вакытта соң булыр шул...

Агымдагы елның алты аенда районда зыян күрүчеләр белән - 13, матди зыян белән 285 юл фаҗигасе булган, аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 22 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk