Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәрдә яшәүче Вагыйз Мөбәракшин Шәмәрдән телевизион тапшырулар үзәгендәге 252 метрлы вышканың очына менеп караган

Яраткан, куаныч китерә торган эшеңне табу бер дә җиңел түгел. Кайберәүләр моңа урау юллар аша, үзен төрле юнәлештә сынап караганнан соң килә. Ядегәр авылында яшәүче Вагыйз Мөбәракшин да - шундыйларның берсе. Шәмәрдән телевизион тапшырулар үзәгенә килгәнче ул, тракторчы һәм бераздан токарь һөнәрләрен үзләштереп, колхозда хезмәт куйган. Аннары комбайнны иярләгән. Тугыз...

Яраткан, куаныч китерә торган эшеңне табу бер дә җиңел түгел. Кайберәүләр моңа урау юллар аша, үзен төрле юнәлештә сынап караганнан соң килә. Ядегәр авылында яшәүче Вагыйз Мөбәракшин да - шундыйларның берсе. Шәмәрдән телевизион тапшырулар үзәгенә килгәнче ул, тракторчы һәм бераздан токарь һөнәрләрен үзләштереп, колхозда хезмәт куйган. Аннары комбайнны иярләгән. Тугыз ел буе пекарняда оператор булып эшләгән.

-1995 ел азагы иде. Оешма-предприятиеләрдә хезмәткәрләрне кыскартулар китте дә, минем дә эшсез калуым бар, дип борчуга калдым, - дип сөйли ул.- Нәкъ шул вакытта Шәмәрдәндә телевизион үзәк төзелә башлады. Дөресен әйткәндә, бу эшне 80нче елларда СССР Югары Советына депутат булып сайланган язучы Туфан Миңнуллин башлап җибәргән иде. Район мәдәният йортында сайлаучылар белән очрашу вакытында аңа шундый наказ биргәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Туфан абый вәгъдәсендә торды, әмма күпмедер вакыттан соң бу төзелешнең акча юк дигән сәбәп белән тукталып калуын ишеттем. 1995 елда бу эшкә кабат тотынуларын белгәч, үземне кабул итүләрен сорап, Казандагы идарәгә бардым. Штатлар ачылмаган әле, төзелеш тәмамлангач килерсең, диделәр.

Түзми ирнең йөрәге: пекарнядагы эш сәгатьләреннән соң ике ай дәвамында бирегә килеп, булышып йөри. 252 метрлы вышканың очына да менеп карый әле ул. Биредә иң элек Татарстан каналы тапшыргычын җыеп (заводтан ул өлешләп кайткан) урнаштыралар. Шуннан соң, ягъни 1996 ел башыннан, телевизион үзәк үз эшен башлап җибәрә. Иң беренче сменаны кабул итеп алу Вагыйз Мөбәракшинга ышанып тапшырыла.

-Әлбәттә, зур җаваплылык тойдым, - ди ул. -Инде 19 ел үткәч тә, эшкә керешер алдыннан дулкынлану кичерәм. Кайлардан гына шалтыратмыйлар бит безгә. Барысына җавап бирәсе, проблемаларны тиз арада хәл итәсе. Безнең телевизион үзәк Кукмара районыннан тыш, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Балтач, Арча, Әтнә, Теләче, Питрәч районнарына хезмәт күрсәтә. Районыбызда гына да дүрт телевышка - Комар тавында, Плаксиха, Туембаш, Кәркәүчтә бар. Каналлар күрсәтми башласа, шунда ук безгә шалтыраталар. Кешеләр бит нинди характердагы төзексезлек икәнен белмиләр, шуңа күрә, ут бетмәдеме икән дип, башта район электр челтәреннән белешәм. Төзексезлек турында Казандагы җитәкчебезгә, үзебезнең телеүзәк җитәкчесенә, әйдәп баручы инженерга хәбәр итәм. Җитәкчебез күрсәтмә биргәннән соң, күчмә бригада юлга чыга.

-Ерак районнарга да барырга туры киләмени? - дим.

-Әлбәттә. Безнең ике бригада, өч машинабыз бар.

Хезмәте тынгысыз булса да, яратып башкаруын сөйли Вагыйз Мөбәракшин. Эш шартлары да хәзер күпкә яхшырган: яңа телевизорлар, кондиционерлар, видеокүзәтү куелган.

-Телевизион җиһазлар да яңартылды. Өр-яңа цифрлы тапшыргычлар урнаштырылды. Берсе, ягъни ун канал тапшыруга көйләнгән мультиплекс Словениянеке. Бу илнең белгечләре үзләре килеп, көйләп киттеләр. Икенче мультиплекс Франциядә эшләнгән. Анысын Мәскәү белгечләре көйләде, - дип аңлата әңгәмәдәшем.

Ә ТНВ телевизион каналын һәм радиотапшыруларын Италиядә эшләнгән тапшыргычлар аша кабул итәбез икән. Үзәкнең инженеры Италиягә барып, аның мөмкинлекләрен өйрәнеп кайткан, әлеге илнең белгечләре үзләре дә килеп киткән.

-Менә шулай заман белән бергә үзгәреп, яңалыклар кертеп яши безнең телевизион үзәк, - ди смена начальнигы, өлкән электромеханик вазыйфаларын башкаручы Вагыйз Мөбәракшин. - Кукмара районыннан өчәү эшлибез анда. Начальник урынбасары Юрий Иванов - Поршур авылыннан, Зур Сәрдек авылы егете Нияз Батыршин яңарак кына урнашты, эш белән таныштыру, өйрәтү өчен аны миңа билгеләделәр.

Күпьеллык тәҗрибәсен инде дүртенче хезмәткәргә тапшыруы икән әңгәмәдәшемнең. "Шәкертләре"нең хезмәт баскычыннан югарырак күтәрелүе белән горурлануы да сизелә. Гаилә хәленә килгәндә, авыл җирлеге сәркатибе булып эшләүче тормыш иптәше Гөлнур белән инде утыз беренче елларын тату гомер кичереп ятулары. Уллары Җәмил гаиләсе белән Казанда яши, полициядә хезмәт куя. Хатыны Гүзәлия белән нәни Камилне үстерәләр. Үсә төшкәч, оныгы бабасының эше белән кызыксынмый калмас әле. Килешәсездер, үзенчәлекле эш бит.

Фото: http://news.mail.ru/inregions/volgaregion/59/economics/9904825/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk