Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңадан туу

Урта Комар авыл клубының гөр килеп торган чорлары бар иде. Үзе дә баян кадәрле генә Оля Сәйфетдинова белән Оля Ивановалар "Зангари" удмурт фольклор ансамбле төзеп, республика бәйрәмнәрен бизәп йөрделәр. Тора-бара аңа халык ансамбле исеме, штат бирелде. Оля Сәйфетдинова исә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Соңрак клуб...

Быел менә шушы эш башланып китү авыл халкы өчен зур сөенеч булды. "Промкомбинат" ширкәте эшчеләре февраль суыкларында нигезен салдылар, инде менә бүгенге көндә түбәсен коралар. Клуб 300 урынлы булып, кирәк вакытта тамаша залы спортзал итеп үзгәртелә торган итеп проектлаштырылган. Фойе, түгәрәкләр эшен оештыру, китап-журналлар урнаштыру һәм артистлар өчен берничә бүлмә бар. Биек түшәмгә карап, "җылысы җитәрме икән?" дияргә җыенганны сизепме, прораб Хәлил Гыйниятуллин:
-Фундамент кырыннан ук җылыны саклау чараларын күреп, пенопласт белән тышлыйбыз, түшибез. Җылылык кышын ничек ягуга да бәйле бит, - диде.
Егетләр тиз, матур эшли. Кайткан материал җирдә өелеп ятмый, исәпләре - тиешенчә финанслау булганда, бинаны декабрьдән соңга калмыйча ук файдалануга тапшыру. Тик менә төзелешкә тәгаенләнгән 9 миллион 800 мең сум акча гына җитәрме һәм Урта Комар мәдәният үзәгенең тирә-ягын төзекләндерү, яшелләндерү, җылылык, ут, су кертүләр өчен сметада акча каралмавы ничек хәл ителер? "Муниципаль" дип атала башлагач, урындагы мәсьәләләрне хәл итәргә җирле хакимияткә киң мөстәкыйльлек бирелде бит. Акчасын да җирле, район хакимияте табасына ышаналар югарыдагылар.
"Промкомбинат" ширкәте үзе ясап-корган "конек"ларны төзелештә эшләүче Рифат Гамбәров белән Вячеслав Захаровлар Кыям Низамиев иярләгән автокранга астан тагып торалар. Рәфәгать Галимуллин белән Сәгыйдулла Тимербаевлар аларны түбәдә кабул итеп алалар. Егетләр көйле генә эшләп калды, без исә мәдәният үзәге ачылганчы "Зангари" ансамбле яңадан тусын иде дигән теләк белән кайтыр юлга кузгалдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X